Логотип
Хәбәрләр

Бу балалар илне саклый алырмы? - "Ватаным Татарстан" газетасы

(Казан, 14 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова). Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үттек. Бәйрәм үтсә дә, эш бетми әле. Җиңү көненә кадәр үк Татарстан Президенты “Фидакарь хезмәт...

(Казан, 14 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова). Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үттек. Бәйрәм үтсә дә, эш бетми әле. Җиңү көненә кадәр үк Татарстан Президенты “Фидакарь хезмәт өчен” медальләрен тапшыра башлады. Ул бүләкләрне республика көненә таратып бетерергә исәплиләр. 8 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Хөкүмәт йортында узган “Җиңү” республика оештыру комитеты утырышы узды.

Җиңү көне уңаеннан узды­рылган тантана һәм чаралар 9 Май көне белән генә чикләнми. Әйтик, узган атна ахырында Тәтеш районындагы Бакырчы авылында Ватанны саклаучылар һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмә­тенә Хәтер комплексы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе фе­де­раль округындагы Тулы вәкаләт­ле вәкиле Михаил Бабич та катнашты. Тәтешкә Россия Ге­рой­лары – Россия Президенты хакимиятенең эчке сәясәт бу­енча төбәк сәясәте департа­мен­ты җитәкчесе Алексей Романов һәм Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров та килгән иде. Тантанада республика башлыгы Бакырчы авылында яшәүче Мөбарәкҗан Таһировка “Фида­карь хезмәте өчен” медален тап­шырды. Бил­геле булганча, Бөек Ватан сугы­шында катнаш­ып имгәнгән һәм аларга тиңләште­релгән бар кеше әнә шундый медальгә ия булачак. Бүләк тапшыру Респу­блика кө­ненә кадәр дәвам итәчәк.

Исән чагында өлкәннәрне ка­дер­ләп калырга кирәк. 8 май көн­не Хөкүмәт Йортында узган оч­рашуда Җиңүнең 75 еллыгын бәй­рәм итү турында сөйләште­ләр. Бу уңайдан Татарстан Прези­дентының махсус указы дөнья күр­де, әзерлек эшләре инде башланды. Шул ук көнне сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында хөрмәт­лә­деләр. “Вакытлар уза, лә­кин фронтта күрсәткән солдатлар батырлыгы, тылда йокысыз эшләгән хезмәтчән­нәрнең фидакарь хез­мәте беркайчан онытылырга тиеш түгел. Шулай ук, авыр елларда олылар белән бер­рәттән эшләгән сугыш чоры балаларына ихлас хөрмәтеб­езне һәм рәх­мә­те­безне белдерә­без”, – дип мөрә­җә­гать итте Рөстәм Миңнеха­нов өл­кән­нәргә.

Тантанада сугышчан бү­­ләкләр тапшырылды. Геройларын соңлап тапкан бүләк­ләрнең шаһә­дәтнамә­ләре мәрхүм­нәрнең туганнарына тапшырылды. Александр Невский орденына укчылар ди­ви­зиясенең разведка взводы командиры Сәгыйрь Закиров лаек. Бүләк­ләү турында карар 1944 елда чыккан булган. Орден таныклыгын 1981 елда вафат булган ветеранның улы Рифгать Закиров кабул итеп алды. Кызыл Йолдыз ордены белән сержант Васыйх Нургатин бүләклән­де. 1988 елда гүр иясе булган ватан­да­шыбызның бүләге улы Фәрит Нургатинга тапшырылды. III дәрә­җә­ле Дан ордены белән Фәгыйль Исмә­гый­левны бүләкләү турында карар 1945 елда чыккан бул­ган. Бү­ләкне улы Алмаз Исмәгыйлев кабул итеп алды.

Президент белән очрашуга Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан килгән Рәшидә апа Мирсәет­ова әле дә хисләрен тыя алмый. “Рөстәм улымны алай ук гадидер дип уйламаган идем. Тик менә якыннан күрә алмадым. Президентны күреп сөйләшәсем килгән иде, – ди тыл ветераны. – Кайткан көнне йоклап та булмады. Вәт, ичмасам, бүләк булды бу! Ресторанда кунак иттеләр, концерт карадык”.

“Дару эчеп кенә килдем”

9 Май көнне исә бөтен халык бәйрәм итте. “Җиңү көне – кадерле һәм мәңгелек бәйрәм. Бүген һәр гаиләдә коточкыч сугышның корбаннарын искә алалар. Бөек Җиңү зур югалтулар хисабына яуланды: дистә миллионнарча кеше һәлак булды, меңнәрчә шәһәр һәм авыл янып көлгә әйләнде. Без бу фаҗи­гане бервакытта да онытмаячакбыз”, – дип сөйләде Казанның Меңъ­еллык мәйданында узган бәйрәм парадында катнашкан Рөстәм Миң­неханов. Быелгы чара анда сугыш вакытындагы хәрби техника катнашуы белән дә истә калды. Әнә шул чакта бирегә җыелган өлкәннәр күз яшен тыя алмады.

– Ирем сугышка 1942 елны киткән, 1945 ел башында яраланып кайткан. Без аның белән 1947 елны гаилә кордык. Биш бала тәрбияләп үстердек. Тик Миннәх­мәт абыегызның гына гомере озын булмады. Сугышта алган яраларыннан 1981 елда вафат булды. Башында снаряд кыйпылчыгы бар иде, – ди Казанда яшәүче Хәдичә апа Бикмуллина. – Дәүләт онытмый. Аңа тиешле фатирны да алдык. Җиңү көнен дулкынланып көтеп алам. Йөрәк әллә нишли бу көнне. Дарулар эчеп кенә килдем”.

Идият абый Миңнуллин да парадка кызы белән килгән. Сугышта ул пулеметчы булган. Җиңү көнен Украинада каршы алган. “Миңа 91 яшь тула инде. Сугышка 1943 елны кердем. Яшь чак, берни уйламыйча, кулга мылтык тотып яуга киттек. Оныкларга карыйм да уйлап утырам. Эш эшләп үсмәгән кешегә мылтык тоттырып булыр микән? Бу балалар илне саклый алырмы? Сугышлар гына була күрмәсен, Ходай безне мондый афәтләрдән сак­ласын иде”, – дип тели ул.

“Үлемсез полк” берләштерә

Ветераннарның саны елдан-ел кими бара. Ә менә “Үлемсез полк”ка чыгучылар артканнан-арта. Быел Казанда бу хәтер чарасында катнашучылар 165 меңгә җитте. Татарстан буенча андыйлар 363 мең кеше булган. Казанда “Үлемсез полк”ка республика җитәкчеләре дә кушылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу чарада әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов рәсеме белән чыкты. Галимҗан абый 19 яшендә фронтка киткән. 1941 елның 15 декабрендә һәлак була. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев – әтисе Шәрип, Дәү­ләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин исә әтисе Хәйрулланы искә алды.

Нишләмәк кирәк, сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк илебездә. “Үлемсез полк”ка әзерләнү дә ни тора бит! Туганлык җепләрен дә ныгыта бу чара. Бабабыз Фәсәхетдиннең рәсемен барлык онык һәм оныкчыклары күтәреп чыкты быел. Чаллыда, Мамадышта, Алабугада, хәтта Башкортстанда яшәүче туганнарыбыз да бабай рухын шатландырды. Бар халыкны берләштерә торган бәйрәм бу.

“Әтиемнең әтисе Гарифҗан Әхмәтҗанов 1913 елда туган. Сугыш башланганчы 1939 елны армиягә алына һәм бары тик 1946 елны гына туган ягына әйләнеп кайта. Аллага шөкер, 2002 елга кадәр яшәде. Әле мине кияүгә дә бирде. Җиңү көне саен бабам белән горурлана идек. “Үлемсез полк” акциясе барлыкка килгәннән бирле, рәхәтләнеп катнашабыз, – ди Казанда яшәүче Лилия Әскәрова. – Улларым да бабалары белән горурланып үсә. Хәтта, кич белән өйгә кайткач, бүген бәлеш пешермисеңмени, диделәр. Димәк, бу көн – алар өчен дә зур бәйрәм”.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк