Логотип
Хәбәрләр

«Бу коронавирус концертларда гына иярә»

Ардылар... ардылар җырчылар өйдә утырып. Күпләр өчен карантин инде күптән бетте, ә менә артистларга ирек хаман юк әле. Театрлар әкренләп ачыла башлады, ә менә концертлар куярга рөхсәт бирмиләр. Инстаграмда җырчылар концертлар куярга ярый дигән хәбәрне көтеп яшиләр.

Бу хакта танылган бырчы Илсөя Бәдретдинова да язып чыккан.

«Беркемгә дә әйтмә яме! Менә уйлап утырам әле... Сәүдә йортларында меңләгән кеше йөри. Шәһәр бассейннарында алма төшәрлек урын юк. Рестораннар тулы. Урамда халык... Күрешәләр, кочаклашалар, үбешәләр... Пляжлар... Курортлар... Димәк бу корона #вирусыннысатыйм, концертларда гына иярә булып чыга... Уууухххх синеее...», дип язган ул.

Сез сагындыгызмы инде концертларны?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    акча кирэк, кансирт кую шул максаттан аларнын