Логотип
Хәбәрләр

Буа дәүләт театрының рус телендәге сайты эшли башлады

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт сатира театрының яңа сайты эшли башлады. Бу хакта театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итә. Әлегә театрның са...

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт сатира театрының яңа сайты эшли башлады. Бу хакта театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итә.

Әлегә театрның сайты бары тик рус телендә генә эшли – татар теленә күчерү мөмкинлеге күренми. Раил Садриев аның татар һәм инглиз теле дә булачагына ышандыра.

Сайт коллективның фоторәсеме белән ачылып китә – труппа театрның 100 еллыгы уңаеннан төшкән фотога төшкән. Яңалыклар бүлеге спектакльләр һәм коллективтагы артистлар фоторәсемнәреннән соң гына урын алган.

Мәгълүмат өчен, дәүләт театры буларак, Буада театр моннан ун ел элек ачылса да, театр үзенең тарихын моннан 100 ел элек куелган беренче спектакльдән башлап саный.

Шунысы да игътибарга лаек – рәсми сайтта театрның русча исеме Буинский государственный драматический театр булса, татарчасы Буа дәүләт сатира театры. 

татар-информ

Фото: teatrbua.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк