Логотип
Хәбәрләр

Буа районында сулыкта 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар

Гадәттән тыш хәл Кыр Әнәлесе авылы янындагы буада булган.  Буа районында сулыкта 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР б...

Гадәттән тыш хәл Кыр Әнәлесе авылы янындагы буада булган.

 Буа районында сулыкта 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

112 бердәм номерына Иске Әнәле янындагы буада яшь егетнең батуы турында хәбәр кичә көндез килгән.

1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре егетнең мәетен яр буеннан 15 метр эчтәрәк су төбеннән тапкан. Аны судан чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Егет тыелган урында су кергән булган. Яр буенда махсус аншлаглар урнаштырылса да, ул аларга игътибар бирмәгән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк