Буа театр фестивале «Казахстан көне» белән ачыла
«Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивале Казахстан театры көннәре белән башланып китә. 11 май көнне Буада өч Казахстан театры чыгыш ясаячак. Бүген «Татар-информ»да оештыручылар журналистларга...
«Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивале Казахстан театры көннәре белән башланып китә. 11 май көнне Буада өч Казахстан театры чыгыш ясаячак. Бүген «Татар-информ»да оештыручылар журналистларга фестиваль турында мәгълүмат бирделәр.
«Барлыгы фестивальгә 29 коллектив килә. Бу – 600гә якын кеше. Бу алдагы елларга караганда бермә-бер артык. Быел Иран, Сербия, Төркия, Үзбәкстаннан театрлар килә», - ди Буа театры директоры Раил Садриев. Казахстан театрларына аерым игътибар Буа театрының Казахстанда еш булып, театрлар белән дә театраль тамашачы белән дә дус яшәвенә бәйле. Шушы көннәрдә театр Казахстанга фестивальгә кузгала.
Фестивальдә Мәскәүдән Россия Армиясе театры, Санкт-Петербургтан Райкинның Эстрада театры, Ярославльдән Волков исемендәге театр һәм башкалар катнашачак.
Быел оештыручылар программага Татарстан театрларын азрак керткәннәр. «Былтыр без аларның бөтенесен чакырдык, быел мөмкинлек булмады. Бары тик Кариев театры, Казан ТЮЗы, Бөгелмә драма театры, «Әкият» курчак театры гына катнашачак. Килә алсалар, Камал театры да чакырулы», - ди Раил Садриев.
Оештыручылар сәхнәләр саны да артуын әйтәләр. Спектакльләр алты район сәхнәсендә - Буадан тыш, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Апас сәхнәләрендә дә уйналачак.
Фестиваль ачылу тантанасы Буа үзәк паркында була. Шул ук көнне «Фестиваль кубогы» футбол турниры да билгеләнгән. Ябылу тантанасы Тәтеш шәһәрендә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк