Логотип
Хәбәрләр

Буа театры артистлары Казахстанда Тукай бакчасына агач утырттылар

Буа театры артистлары Семей шәһәрендә Тукай скверында агачлар утыртты. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә. «Без Казахстанда гастрольләрдә. Бүген Казахстан белән Үзбәкстанны берләштергән зур гастрол...

Буа театры артистлары Семей шәһәрендә Тукай скверында агачлар утыртты. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

«Без Казахстанда гастрольләрдә. Бүген Казахстан белән Үзбәкстанны берләштергән зур гастрольләребезнең 24нче көне. Театр артистлары Семей шәһәренең Татар үзәге җитәкчеләре белән бергә Тукай бюсты куелган бакчасына агач утырттылар», – ди Раил Садриев.

«Бакча бик матур. Биредә Тукай сыны тора, Шүрәле белән Былтыр сыннары куелган. Көннәрдән бер көнне без дөньядан китеп барырбыз, ә агачлар кала»,  ди ул.

Буа театрының Казахстанга гастрольләре – традицион. Раил Садриев әлеге гастрольләрнең театр өчен керемле булмавын әйтсә дә, аны туктатмаячагына басым ясый. Биредәге татарларга татар театры спектакльләренең кирәклеген әйтә.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Театрның матбугат хезмәте

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк