Логотип
Хәбәрләр

Буа театры «Му-му» әсәре нигезендә спектакль чыгара

Буа театры Иван Тургеневның «Му-му» повесте нигезендә спектакль әзерли. Бу хакта «Татар-информ»га Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев хәбәр итте. Әсәрне сәхнәгә яшь режиссер Тимур Кулов куя, инс...

Буа театры Иван Тургеневның «Му-му» повесте нигезендә спектакль әзерли. Бу хакта «Татар-информ»га Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев хәбәр итте.

Әсәрне сәхнәгә яшь режиссер Тимур Кулов куя, инсценировкасын да ул үзе әзерләгән. Хәзерге вакытта театр артистлары әсәрне укый башлаганнар.

Театр спектакльнең финалын әлегә сер итеп саклый. «Әсәр бүтән линия буенчак итәчәк. Ул бик кызыклы булыр кебек», - ди Раил Садриев.

Театр яңа спектакльне Казахстан һәм Үзбәкстан гастрольләренә алып барырга җыена.

Режиссер Тимур Кулов Буа театрында «Концлагерьчылар» спектаклен куйган иде. Әлеге спектакль «Алтын битлек» театр премиясенең лонг битенә кертелде.

Фото: А.Эшкинин

татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк