Логотип
Хәбәрләр

Буа җырчысы I дәрәҗәдәге премия лауреаты булды

Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурс узды. Анда Татарстаннан, Россиядән генә түгел, ә Һиндстаннан, Америкадан, Кытайдан килгән җырчылар Әлфия апа...

Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурс узды. Анда Татарстаннан, Россиядән генә түгел, ә Һиндстаннан, Америкадан, Кытайдан килгән җырчылар Әлфия апа репертуарында булган җырларны башкардылар. Анда Буадан Фәния Исхакова да бар иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул үзбәк халык көе «Яр, яр» җырын башкарды һәм I дәрәҗәдәге премия лауреаты булды. Соңыннан ул Әлфия апаның кызы, әлеге фестиваль-конкурсны оештыручыларның берсе Зөлфия Нигъмәтҗанова белән аралашты һәм фотога төште.

Фото: buinsk-tat.ru/

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк