Логотип
Хәбәрләр

Буада Сәнгать галереясы булачак – Раил Садриев Толымбай авылында рәссамнар плэнеры үткәрә

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буада Сәнгать галереясы булачак – Раил Садриев Толымбай авылында рәссамнар плэнеры үткәрә. Бөтен Россиядән җыелган рәссамнар Буа районының Толымбай...

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буада Сәнгать галереясы булачак – Раил Садриев Толымбай авылында рәссамнар плэнеры үткәрә. Бөтен Россиядән җыелган рәссамнар Буа районының Толымбай авылында картиналар язалар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев хәбәр итте.

“Буа районында Бөтенроссия рәссамнар плэнеры бара. Унтугыз рәссам Толымбай авылында яшәп, авыл табигатен төшерә. Әлеге картиналар Буа Сәнгать галереясының нигезен тәшкил итәчәк”, - диде Раил Садриев.

Бөтенроссия плэнерын Татарстан рәссамнар берлеге оештыра.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк