Букинист Таһир Тайсин Габдулла Тукай китабын гарәп графикасында нәшер итү өчен ярдәм сорый

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казан букинисты Таһир Тайсин Габдулла Тукай иҗатын сөючеләрне шагыйрьнең “Энҗе бөртекләре" китабын нәшер итүдә катнашырга чакыра. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.
Китап клаудфайдинг, ягъни “өмә” ысулы белән бастырылачак. Бу проект нигезендә башта акча җыела, ә аннары, кирәкле сумма җыелгач, китап бастырылачак. Проектта катнашкан һәр кеше дә бүләккә үз нөсхәсен ала алачак.
Проектның үзенчәлеге – китап гарәп графикасында нәшер ителәчәк. Китапка 70тән артык хикәя кергән.
“Әгәр бөек шагыйрьнең әсәрләрен, үзе язганча, оригинал имләдә укырга теләсәгез, бу проектта сез дә катнаша аласыз”, - ди букинист.
Бер китапны гамәлгә кую өчен 120 сум акча кирәк. Һәр теләгән кеше дә - 120 яки аннан да күбрәк булган сумманы букинистка тапшыра ала.
Таһир Тайсин – букинист. Ул инде 12 ел иске китапларны сатып алып, аларны халыкка сату белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта аның меңгә якын татар китабы бар. Аның сүзләренчә, айга 1-2 татар китабы сатыла. Гадәттә бу - фәнгә, аерым бер һөнәргә карый торган китаплар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте