Логотип
Хәбәрләр

Буләт Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева гаиләсендә коточкыч хәл

Җәйге яллар һәрберебез өчен көтеп алынган отпуск һәм каникуллар белән кадерле. Ә балалар өчен җәйнең аеруча истә калырлык мизгелләре – җәйге лагерьләр. Мондый күңел ачу лагерьләренә балаларны җибәрү а...

Җәйге яллар һәрберебез өчен көтеп алынган отпуск һәм каникуллар белән кадерле. Ә балалар өчен җәйнең аеруча истә калырлык мизгелләре – җәйге лагерьләр. Мондый күңел ачу лагерьләренә балаларны җибәрү ата-анага бер яктан файдалы һәм уңайлы булса, икенче яктан – куркыныч. Булат Бәйрәмов белән җырчы Ләйсән Гыймаеваның уртанчы кызлары Таңсылу да шушы куркыныч астына эләккән. Бу хакта Инстаграм аккаунтында Ләйсән Гыймаева үзе хәбәр итә:

«Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады... Кырымда «Лучистый» лагерында 57 кеше (52 бала, 5 вожатый) агуланып больницага эләгүе турында купләрегез ишетте. Алар арасында безнең уртанчы кызыбыз да бар. 15 нче июльдә больницага эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин... аларны хәзер больницадан чыгармыйлар! Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә. Бүген тагын бер яңалык килеп иреште – аларны «Лучистый» лагере җитәкчелеге яңадан лагерьгә кабул итмәячәк, янәсе бу балалар сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул унайдан, якшәмбе 21 июльдә махсус рейс белән балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән. Без, ата-аналар уйлавынча, балаларны лагерьгә кертмәү алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмадылар? Ә хәзер балалар терелгәч нигә лагерьгә кабул итмиләр? Алар көн дә елап эти-әниләренә шалтырата, «без терелдек», «без сәламәт», «яңадан лагерьгә барасыбыз килә» диләр... Безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәсе, дингездә коенасылары килә...» – дип яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховка мөрәҗәгать белән чыга җырчы.

Балаларны лагерьгә кире кайтармаганнар, бүгенге көндә Таңсылу сау-сәламәт, ул әти-әнисе янына әйләнеп кайткан.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк