Булат Бәйрәмов: «Бөтен кеше кишерен күрсәтә, мин дә күрсәтим әле»

Һәр ел фасылы үзенчә матур. Көз үзенең алтын төсе белән генә түгел, мул уңышы белән дә кадерле фасыл. Быел яңгыры да вакытында яуганга, уңыш зарланырлык булмады. Инстаграм аккаунты да төрле-төрле фотолар белән тулды. Кемдер йөзем җимешенең тәлгәше белән мактанса, кемдер карбыз үстерү серләре белән уртаклашты. Булат Бәйрәмов та үзенең аккаунтында кишер уңышының фотосын куеп күпләрне шаккаттырды. Ул әлеге постны «Бөтен кеше кишерен күрсәтә, мин дә күрсәтим әле», – дип исемләгән. Булатның инста дуслары «Вәт кишер буууууу...», – дип комментарий калдырганнар. «Менә бу уңыш ичмасам, сәламәтлек белән ашарга язсын», – дип тә язучылар бар. Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз.
Автор: Г.Ярмиева
Фото: Инстаграм @ bulat_bairamov
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 10:34
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте