Булат Бәйрәмов икенче хатын алырга җыена

Җырчы Ләйсән Гыймаева белән шоумен Булат Бәйрәмов үрнәк гаилә булып 3 кыз үстерәләр. Артистларның инстаграм аккаунтларында еш кына төрле темаларга көлкеле видеолар барлыкка килә.

Күптән түгел Инстаграмда пәйда булган видеода Булат хатынына яңа бизнес ачу юлларын сөйли, сыерлар алып асрыйбыз, мае, каймагы, сөте була, ди... Ләйсән исә аптырап, «Ул сыерларны кем сава соң, кем асларын чистарта, кем ашата?» - дип гаҗәпсенә. Хәтта аптыравыннан: «Андый очракта икенче хатын алалар!» - дип тә ычкындыра. Булат Бәйрәмов та, хатынының шушы сүзен генә көткән сыман «Икенче хатын - шәп идея!» - дип Ләйсәннең сүзенә кушыла.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
611
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Сәфәровадан шәп яңалык!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы