Булат Бәйрәмов күрше тавыкларын нишләтә?

Соңгы арада популяр җырчы Ләйсән Гыймаева белән алып баручы Булат Бәйрәмов Инстаграм язылучылары өчен кызыклы видеолар төшерә башладылар. Күптән түгел Җиһангировлар гаиләсе күршеләр белән дус яшәү темасын кузгатты. Тәкъдим ителгән видеода автор бакчадагы түтәлләрне таптап йөрүче күрше тавыгыннан котылу юлын күрсәтә – шашлык итеп кыздыра!

Бу, әлбәттә, шаярту гына. Ничек кенә ачу килгән очраклар булса да, күршеләр белән һәрвакыт дус яшәргә кирәк. Шуңа күрә «Күрше хакы – Аллаһы Тәгалә хакы» дип юкка гына әйтмәгән борынгыларыбыз.

Кызыклы һәм гыйбрәтле видео өчен Булат белән Ләйсәнгә – бишле!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @bulat_bairamov

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
663
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» и «Сөйлә!»: 700 учащихся, 40 школ, 32 наставника, 20 занятий
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы