Логотип
Хәбәрләр

Булат Бәйрәмов президент турында җыр чыгарган

Танылган алып баручы Булат Бәйрәмов күпләребезгә Инстаграмда кыска гына юмористик җырлары белән дә таныш. Кызыклы җырларында артист төрле тормыш хәлләре турында җырлый, яисә җырларын танылган шәхесләр...

Танылган алып баручы Булат Бәйрәмов күпләребезгә Инстаграмда кыска гына юмористик җырлары белән дә таныш. Кызыклы җырларында артист төрле тормыш хәлләре турында җырлый, яисә җырларын танылган шәхесләргә багышлый.

Күптән түгел артистның Инстаграм тасмасында Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка багышланган җыр пәйда булды. Булат Бәйрәмов президентыбызның күп кырлы сәләтләренә дан җырлый. Видеоның төп сәбәбе – Р.Миңнехановның Әлмәт шәһәрендә Нефтьчеләр көне уңаеннан узган бәйрәмдә Африка барабаннарында уйнавы.

Бик тә күңелле җыр килеп чыккан, молодец, Булат!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @bulat_bairamov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк