Логотип
Хәбәрләр

Булат Бәйрәмовка: «Улым юк дип уфтанып утырасы түгел»

Танылган алып баручы Булат Бәйрәмов соңгы арада кызы Зәйнәп белән инстаграмга видео урнаштыра. Чираттагы видоязмасында да кызчык катнаша. Бердә ул чүкеч белән кадак тотып әтисенә булыша.

Танылган алып баручы Булат Бәйрәмов соңгы арада кызы Зәйнәп белән инстаграмга видео урнаштыра. Чираттагы видоязмасында да кызчык катнаша. Биредә ул чүкеч белән кадак тотып әтисенә булыша.

Зәйнәпкә ни бары 2 яшь тулып килә, әмма ул үзенчә тырышып әтисе белән бергә комлыкчы төзи. «Ярдәмче үсеп килә. Кул астына керә башлады», – дип яза Булат видео астында.

Кызчык белән видеоязма укучыларының күңеленә хуш килгән. Зәйнәпкә барысы да сокланып карыйлар. Шулай ук Ләйсән белән Булатка дүртенче бала алып кайтырга киңәш итәләр: «4 точно малай була, Алла бирсә», «менә улым юк дип уфтанып утырасы түгел, малай урынына Зәйнәп бар», «Булатка кайгырып утырасы түгел, алда әле өч кияү була».

«4 балагыз малай булачак, алып кайтыгыз», – дип яза бер укучысы. Булат шаяртып: «рәхмәт, киттем алайса бала табырга», дип җавап кайтара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк