Бушлай татар теле курсларына электрон язылу бара
Казанда бушлай татар теле курслары 17 сентябрьдә башлана. Оештыручылар электрон язылу мөмкинлеге ачылганны игълан иттеләр. Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой ис. Филология һәм халы...
Казанда бушлай татар теле курслары 17 сентябрьдә башлана. Оештыручылар электрон язылу мөмкинлеге ачылганны игълан иттеләр.
Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой ис. Филология һәм халыкара багланышлар институты нигезендә оештырылган дәресләр 3 ай, 14 декабрьгә кадәр, дәвам итәчәк. Анкетаны тутырганда, уңайлы график сайларга мөмкин. Дәресләр иртән, 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр, яисә кич белән, 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Анкета тутырганда, шулай ук телне белү дәрәҗәсен, башлангыч яисә дәвам итүче, күрсәтергә һәм үзең турында мәгълүмат калдырырга кирәк. Элекрон почта аркылы хәбәр килгәч, гариза тутырырга һәм паспорт копиясен бирергә кирәк була.
КФУ нигезендә бушлай татар теле курслары 2012 елдан уздырыла. Узган елда 920-гә якын кеше электрон теркәлү процедурасын үтте.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк