Логотип
Хәбәрләр

Бузова үзенә ир сайлады

Тнт каналында атна саен күрсәтелгән «Замуж за Бузову» тапшыруын ишетеп беләсездер. Ольга Бузова үзенә ир эзләү максатыннан оештырылган проектның бигрәк тә ахыргы чыгарылышлары гауга куптарды. Бузова ф...

Тнт каналында атна саен күрсәтелгән «Замуж за Бузову» тапшыруын ишетеп беләсездер. Ольга Бузова үзенә ир эзләү максатыннан оештырылган проектның бигрәк тә ахыргы чыгарылышлары гауга куптарды. Бузова финалга чыккан өч ирдән – Денис Лебедевны гына калдырды. Шуннан соң проекттан төшеп калган Валентин Коробков үз теләге белән кире кайтты, ләкин ахыр чиктә ирләр арасында кискен бәхәс чыкты. Алар бер-берсе белән сугыша ук башладылар, ә Евгений исемле миллионер Бузованы түгел, ә миллион сум акчаны сайлап, өенә кайтып китте. Шушы хәлләрдән кәефе кырылган Бузова проектта бер ирне дә сайламады, димәк, әле дә кияүгә чыкмаячак.

Рәфидә Галимҗанова

Фото: zabuzovy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк