Логотип
Хәбәрләр

Быел 17 меңнән артык беренче сыйныф укучысы “Игелекле эшләр көндәлеге” алды

Балалар уку елы дәвамында кылган игелекле гамәлләрен язып барачак. 1 сентябрьгә Казанда 17 меңнән артык беренче сыйныф укучысы “Игелекле эшләр көндәлеге” алды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә “Игелек дек...

Балалар уку елы дәвамында кылган игелекле гамәлләрен язып барачак.

1 сентябрьгә Казанда 17 меңнән артык беренче сыйныф укучысы “Игелекле эшләр көндәлеге” алды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә “Игелек декадасының” өченче атнасы башлануга багышланган докладында Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, балалар ел дәвамында кылган игелекле гамәлләрен язып барачак.

Моннан тыш, җирле һәм дәүләт хакимияте вәкилләре, шәфкатьлелек оешмалары җитәкчеләре, артистлар, спортчылар, танылган кешеләр катнашында “игелек дәресләре” узачак.
 татар-информ

Фото: Рамиль Гали/архив

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк