Логотип
Хәбәрләр

Быел федераль Сабан туе Новосибирскида уза

Новосибирскида федераль Сабан туе күпмилләтле халыкны берләштерүче бәйрәм рухында үтте. Сабан туе Россиянең 29 төбәгеннән килгән татар делегацияләрне сәламләүдән башланды. Делегацияләрне тәкъдим иткә...

Новосибирскида федераль Сабан туе күпмилләтле халыкны берләштерүче бәйрәм рухында үтте.

Сабан туе Россиянең 29 төбәгеннән килгән татар делегацияләрне сәламләүдән башланды. Делегацияләрне тәкъдим иткәндә ул төбәкләрдә татар халкының тоткан урыны һәм саны турында мәгълүмат бирелде. Новосибирск өлкәсенең үзендә, 2010 елгы җанисәп буенча, 24 меңнән артык татар яши.

Сабан туеның концерт программасына татар, рус һәм башка халыкларның милли мәдәниятен күрсәткән номерлар кергән. Программаны Казан, Новосибирск, Түбән Кама мәдәни коллективлары әзерләгән.

Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда Сабан туеның мөһим роль уйнавын Россия президентының Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло да әйтте. "Милли бәйрәмнәрне үткәрүгә юл куеп, без милли традицияләр белән танышабыз, бу башлангычларны Россия президенты да хуплый", - диде ул.

Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников сабан туеның беркайчан да татар һәм башкорт бәйрәме буларак кына кабул ителмәвен әйтте. "Новосибирск - күпмилләтле як, монда бу бәйрәмне барысы да ярата", - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль Сабан туен татар халкы традицияләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган бәйрәм булуын әйтте. "Матур Сабан туен матур җирлектә бергә-бергә үткәрәбез", - диде ул һәм өлкә җитәкчелегенә бәйрәмне оештыруда ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бу бәйрәмнең бердәмлек өчен әһәмиятле булуын әйтте. "Татар халкы ул һәрвакытта да берләштерә торган халык. Бүген биредә төрле милләт вәкилләре җыелган. Бу бәйрәмне без бергә үткәрәбез", - диде ул "Татар-информ"га.

Федераль сабан туе быел 19нчы тапкыр уза. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул ике көн рәттән үткәрелә. Беренче көнендә, ягъни кичә, шәһәр ипподромында Новосибирск губернаторы призына ат чабышлары узды һәм кич шәһәр филармониясендә сабан туе кунаклары өчен Татарстан сәнгать осталары концерты булды. Бүген исә бәйрәм Объ елгасы яры буенда традицион милли программа - уеннар, көрәш һәм концерт белән дәвам итә.

Алсу Исмәгыйлева

Фото: Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк