Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашу көтелә

9 майда узачак “Үлемсез полк” акциясе турында Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте төбәк бүлеге рәисе Тимур Халиков сөйләде.

Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда 9 майда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашу көтелә. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Үлемсез полк” Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте төбәк бүлеге рәисе Тимур Халиков хәбәр итте.

Без бу чарада 120 мең кеше катнашыр дип уйлыйбыз. Күбрәк кеше килгән очракта да барлык уңайлыклар тудырылган”, - диде Тимур Халиков.

Татарстан Республикасында “Үлемсез полк” акциясендә барлыгы 300 мең кеше катнашу көтелә. Узган ел Россиядә әлеге акциядә катнашучылар саны буенча Татарстан өченче урында булган.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
321
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы