Логотип
Хәбәрләр

Быел кыш нинди булыр?

Тотрыклы кар катламы кайчан булыр? Казан метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 2019 елның октябрендә уртача айлык температура 8,7 градус булган (норма буенча 4,5 градус). Җылы октябрьдән соң, 78% очра...

Тотрыклы кар катламы кайчан булыр?

Казан метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 2019 елның октябрендә уртача айлык температура 8,7 градус булган (норма буенча 4,5 градус). Җылы октябрьдән соң, 78% очракта ноябрь дә җылы була, ди белгечләр. Ноябрь башында температура кинәт төшсә дә, аның артыннан җылы килүе көтелә. 

Климат күрсәткечләре буенча, 19-22 ноябрьдән соң уртача тәүлеклек температура минус 5 градустан да төшәчәк һәм бу тотрыклы кар катламы ясалышына китерәчәк. Ягъни кыш быел шул вакытларда килеп җитә дигән сүз.

Фото: pixabay.com

Бу хакта тулырак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк