Быел «Мирас» фестивалендә 448 конкурсант катнашкан

(Казан, 3 май, "Татар-информ").  28 апрельдә Самара шәһәрендә өлкә балалары һәм яшүсмерләре арасында ХХII “Мирас” татар мәдәнияте фестиваль-конкурсында 448 конкурсант катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Конкурсның максаты — югалып баручы гореф-гадәтләрне, йолаларны, телне, милләтнең милли бизәкләрен, ядкарь-истәлекләрен барлап, кадерләп саклап, яңа буыннарга тапшыру.

Чара Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе, региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә «Болгар мирасы» фонды һәм башка татар оешмалары катнашында оештырылды. Фестивальнең мөдире, үткән елдагыча, талант иясе, автор-башкаручы Искәндәр Зиннур улы Сәетов булды.

Билгеле булганча, бу бәйге сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган бу иҗат бәйгесе быел рекордлы санда катнашучылар җыйды. 448 конкурсант — мәктәп укучылары һәм студентлар биш яшь төркеменә бүленеп, «Вокал», «Музыка коралы», «Бию», «Нәфис укылыш», «Декоратив-гамәли иҗат» номинацияләре буенча бәяләнделәр.

Самара шәһәре бу көнне мәртәбәле кунакларны — Казаннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, опера һәм эстрада җырчысы, Тукай бүләге иясе Венера Әхәт кызы Ганиеваны, «Салават» җыр театры баянчысы Ильфат Васыйх улы Шәеховны, Уфадан вокал буенча югары категорияле педагог, җырчы, музыкант, композитор Лилия Мирсат кызы Вахитованы каршы алды.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
765
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
ТР Мәдәният министрлыгы өч фильм төшерү буенча конкурс үткәрә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
866
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1316
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1083
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
841
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1241
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
890
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы