Логотип
Хәбәрләр

Быел Татар яшьләре көннәре уза торган теплоход яңа шәһәрләрдә тукталачак

Быел XXIX Татар яшьләре көннәре «Борис Полевой» теплоходында яңа маршрут буенча узачак. Делегатлар 26-30 августта Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан дүрт шәһәрдә яшәүче татарлар тормышы белән танышачак....

Быел XXIX Татар яшьләре көннәре «Борис Полевой» теплоходында яңа маршрут буенча узачак. Делегатлар 26-30 августта Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан дүрт шәһәрдә яшәүче татарлар тормышы белән танышачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручыларның берсе – «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтте.

«Алдагы елларда без «Борис Полевой» теплоходы белән Самара, Ульяновск, Тольятти, Болгар һәм башка шәһәрләрне карап кайттык, быел теплоходның юнәлешен бераз үзгәртергә булдык. Яңа маршрутта федерациянең нәкъ үзәгендә урнашкан Түбән Новгород, Ярославль, Кострома һәм Чебоксар шәһәрләре булыр дип планлаштырабыз», - диде Ләйсән Сафина.

Делегатлар әлеге төбәкләрдә яшәүче татарларның тормышын күреп, иҗтимагый татар тормышы ни хәлдә, нәрсәләр белән шөгыльләнә, аның нинди яңалыклары бар һәм кайсы яклары җитешсез икәнен күреп кайтырга һәм әлеге проблемалар белән башкалар белән дә уртаклашырга планлаштыра.

Татар  яшьләре көннәренең  максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту. Татар яшьләре көннәрен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

Программада татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, «түгәрәк өстәл», диспутларда фикер алышыр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр һәм үз проектларын тәкъдим итәр дип көтелә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк