Логотип
Хәбәрләр

Быел Татарстан театр әһелләренә Россия Хөкүмәте стипендиясе бирелми

Стипендиягә региональ мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә эшләүче яше 35тән артмаган иҗади яшьләр дәгъва итә ала. Быел Россия Театр әһелләре берлегеннән тапшырыла торган Россия Хөкүмәте стипендиат...

Стипендиягә региональ мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә эшләүче яше 35тән артмаган иҗади яшьләр дәгъва итә ала.

Быел Россия Театр әһелләре берлегеннән тапшырыла торган Россия Хөкүмәте стипендиатлары арасында Татарстан вәкилләре юк. Россия Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтына яшь мәдәният һәм сәнгать әһелләренә 2018 елда биреләсе ситпендияне алучылар исемлеге эленгән. Быел исемлектә Татарстан артистлары һәм режиссерлары юк.

Татарстан театр әһелләре берлеге белгече Әдилә Хәйбуллина әйтүенчә, гаризаларны театрлар үзләре бирәләр һәм күп очракта Берлеккә хәбәр итеп тормыйлар. Ул төрле елларда бу стипендияне Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова, Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров, Казан яшь тамашачы театры артисты Эльмира Рәшитова алуын әйтте. 2017 елда стипендияне Кариев театры хореографы, 2018 елда "Алтын битлек" лауреаты булган Нурбәк Батулла алган.

“Без бу стипендиягә быел да дәгъва иткән идек. Күрәсең, ел саен безгә бирмиләрдер инде. Әмма без бер федераль ярдәмнән дә калмаска тырышабыз, гаризалар биреп торабыз”, - диде Кариев театры директоры Мансур Ярмиев.

  • Стипендиягә региональ мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә эшләүче яше 35тән артмаган иҗади яшьләр дәгъва итә ала. Нигезләмә буенча, кандидатның профессиональ белеме, төрле Россия һәм халыкара конкурсларда җиңүләре юулырга тиеш. Стипендиянең гомуми күләме елга 240 мең сум. Ул ай саен 20шәр мең сум итеп бер ел эчендә түләнә.

Фото: Татар-Информ/архив

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Татар-Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк