Логотип
Хәбәрләр

Быел Татарстанда 28 авыл клубы сафка басачак

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда “Авыл клублары” программасы буенча 28 объект төзелеше ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конф...

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда “Авыл клублары” программасы буенча 28 объект төзелеше ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев белдерде.

Ул мәдәният йортлары төзелеше буенча программаның 2012 елда кабул ителгәнен искәртте.

  • Мондый үзәкләрнең проектлары 50, 100, 200 һәм 300 урынга исәпләнгән. Алар үз эченә китапханә, фельдшер-акушерлык пунктларын да ала.

Илшат Гыймаев проектларның янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча төзелгәнен, биналарның, һәркемгә уңайлы мохит программасы буенча, буенча пандус, санитар бүлмәләр белән җиһазланганын билгеләп узды.

  • 2012 елдан 2017 елга кадәр программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, республикада 257 авыл клубы файдалануга кертелгән. Республика бюджетыннан финанслау 2 617, 96 млн сум тәшкил иткән. 2017 елда 31 объект сафка бастырылган. Быел исә, 268 млн сум акчага 28 объект төзелеше ниятләнә.

“Бүген 27сендә эшләр үткәрелә. Саба районындагы бер объектта проектка төзәтмәләр кертелә, шуңа эшкә соңрак тотыначаклар. 9 объектта фундамент салалар, 6 бинаның стенасын өяләр, 7 объектта инде түбәне эшләүгә керешкәннәр, 5 объектта бизәү эшләре алып барыла. Бу Актаныш, Кукмара, Кайбыч, Чүпрәле, Әлки районнары, алар безнең лидерлар”, - дип белдерде Илшат Гыймаев.

Аның әйтүенчә, объектларда сентябрь-октябрь айларына эшләр төгәлләнергә тиеш. “Бу мәдәни учакларга ихтыяҗ зур. Бу программа алдагы елларда да дәвам иттерелер дип ышанабыз”, - диде ул.

"Төзелергә тиешле авыл клубларының саны елдан-ел кими барса да, аның каравы, капиталь ремонт үткәреләчәк объектлар саны арта, шуңа күрә, баланс саклана", - диде Илшат Гыймаев.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк