Логотип
Хәбәрләр

Быел Татарстанда 53 яшь гаилә торак алганда дәүләт субсидиясеннән файдаланачак

2019 елда Татарстанның җиде районында 53 яшь гаилә “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларга яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы буенча дәүләттән субсидияләр алачак. Яшь гаи...

2019 елда Татарстанның җиде районында 53 яшь гаилә “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларга яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы буенча дәүләттән субсидияләр алачак.

Яшь гаиләләргә субсидия торак бәясенең 30-35 проценты күләмендә тәкъдим ителә. Гаилә торак бәясенең калган суммасын каплар өчен ипотека кредитын алырга, шулай ук “ана капиталы” акчаларын файдаланырга мөмкин.

  

Торак шартларын яхшырту максатыннан әлеге программа республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да гамәлгә ашырыла. Ел саен аңа федераль һәм республика бюджетларыннан 60 миллион сумнан күбрәк акча бүленә.

Соңгы 13 елда Татарстанда торак алганда 7,8 мең яшь гаилә дәүләт ярдәменә таянган. 

 

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк