Логотип
Хәбәрләр

Быел Татарстанда күпбалалы 33 гаилә яңа торак алды

2019 елда Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләп үстерүче 33 гаилә яңа торак алды. Бу максатларга барлыгы 155 миллион сум бүленде. Үткән ел күпбалалы 46 гаилә торак шартларын яхшырткан...

2019 елда Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләп үстерүче 33 гаилә яңа торак алды. Бу максатларга барлыгы 155 миллион сум бүленде.

Үткән ел күпбалалы 46 гаилә торак шартларын яхшырткан иде. Әлеге максатларга 149 миллион сум тотылды.

Биш һәм аннан да күбрәк балалар үстерүче күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү чараларын тормышка ашырган чорда – 2017-2017 елларда Татарстанда барлыгы 365 гаилә торак алды. Финанслауның гомуми күләме 1 миллиард сумнан артты.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк