Логотип
Хәбәрләр

Быелгы «Нәүрүз» театр фестивалендә казанлыларны нинди яңалыклар көтә

1-8 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XIV Халыкара театр фестивале узачак. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм...

1-8 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XIV Халыкара театр фестивале узачак. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россия милли республикаларыннан 29 театр спектакльләрен күрәчәкләр. Фестивальнең махсус кунаклары Румыниядән Nottara Theater артистлары Ж. Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләре буенча Moliere спектакле белән булачак. Спектакльнең режиссеры - Роман Феодори (Красноярск).

Быел фестиваль Башкортстанның театр сәнгате эгидасы астында узачак. Фестивальдә Башкортстаннан барлыгы 6 театр катнаша: М. Гафури исемендәге академия драма театры, Салават Башкорт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Уфаның «Нур» татар театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры. Фестиваль репертуары, гадәттәгечә, төрлелеге белән аерылып тора: монда чит ил классикасы да, этник мәсәлләр да, заманча драматургия дә урын алган. Фестиваль барлыгы 500дән артык катнашучыны үзенә җыячак.

XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театр мәйданында күрсәтеләчәк: Г.Камал исемендәге театрның зур һәм кече залларында, «Әкият» курчак театрының зур һәм кече залларында, К. Тинчурин исемендәге театрда, Г. Кариев театрында һәм яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ). Спектакльләр шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яр буенда да уйналачак.

«Нәүрүз» тарихында беренче тапкыр шоукейс узачак – фестиваль спектакльләрен карау өчен Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузиядән продюсерлар чакырылачак, дип хәбәр итә Г. Камал театрының матбугат хезмәте.

10 июньнән 16 июньгә кадәр «Нәүрүз» Халыкара фестивале эгидасы астында һәм ТР Театр әһелләре берлеге проектын тормышка ашыру кысаларында Россиядә «Нәүрүз school» Халыкара студентлар спектакльләре (милли студияләре) фестивале узачак. Фестиваль Т.К. Жургенов исемендәге Казакъ милли сәнгать академиясе (Алма-Ата), ГИТИС (Мәскәү), Арктика дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (Якутск), Уфа дәүләт сәнгать институты, Казан театр училищесы һәм башка белем бирү учреждениеләре студентларының куелышларын үзендә туплаячак.

 

Чыганак: kzn.ru

 

 
 
 


  • Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Комментарий юк