Быелгы рейдлар нәтиҗәсендә 14 беркетмә төзелгән

Татарстан урманчылары быел 800 кубометр чүп җыеп чыгарган

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел урманнарда рейдлар башланганнан бирле, хезмәткәрләр 800 кубометр чүп җыйган. Бу хакта журналистларга Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев хәбәр итте.

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, санитар-экологик айлык кысаларында, урманчылык хезмәткәрләре эшен күзәтте. Матюшино урманында рейд барышында алар тиешсез урында ясалган чүплекләрне ачыклау буенча урман фонды территориясен карап чыктылар. Чүп-чар җыйдылар, корыган агачларны кистеләр, агачларга законсыз беркетелгән реклама такталарын алып аттылар. Бүген хезмәткәрләр бер машина чүп җыйды. Илнур Кәшәфиев рейдның бөтен республика буенча үткәрелүен, анда Татарстанның барлык урман хуҗалыкларыннан 900гә якын кеше катнашуын әйтте. Республика урманнарында барлыгы 120ләп патруль бригадасы эшли. Дәвамын укыгыз...

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
186
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы