Логотип
Хәбәрләр

Быелгы Тукай премиясе ияләре билгеле булды

Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле булды. Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехано имзалаган. 2019 ел лауреатлары: 1. Әлмиев Надир Усман улы - график эшләр сериясе...

Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле булды. Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехано имзалаган.

2019 ел лауреатлары:

1. Әлмиев Надир Усман улы - график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен.

2. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы - татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

3. Камал театры артистлары төркеме: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен. 

4. Галиуллин Тәлгат Нәби улы - «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен.

Быел Тукай премиясенә 16 намзәт тәкъдим ителгән иде. 

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә куела.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк