Логотип
Хәбәрләр

Быелгы яз шау-шуларга бай булды...

Гүзәл Яхинаның Зөләйхасы бу язда чын мәгънәсендә татар даирәсен ике өлешкә бүлде. «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча экранлаштырылган сериалны яратып, хөрмәт итеп, сокланып караучылар булса, премьераны хурлаучылар, «җиргә салып таптаучылар» да аз түгел.

Автор: Илүзә Касыймова

Гүзәл Яхинаның Зөләйхасы бу язда чын мәгънәсендә татар даирәсен ике өлешкә бүлде. «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча экранлаштырылган сериалны яратып, хөрмәт итеп, сокланып караучылар булса, премьераны хурлаучылар, «җиргә салып таптаучылар» да аз түгел.

Ни өчен татар язучысы язган роман буенча төшерелгән һәм беренче тапкыр Рәсәйкүләм зәңгәр экраннар аша күрсәтелгән әлеге сериал мондый шау-шу күтәрде? Минемчә, барысы да бик гади: күпчелек әлеге сериал белән татар халкын гына түгел, «милләтне мыскыл итәләр» дип уйлый! «Зөләйха күзләрен ача» романы/сериалы – тарих, ә сәнгатьнең исә, гомумән, милләте юк! Күпләр моны аңламый, бәлки, аңларга теләмидер, һәм үзләренең наданлыкларын бары тик һәр яклап исбатлыйлар гына. Нинди генә китекләр эзләми алар әлеге сериалдан. Мәсәлән, премьерага карата Инстаграмдагы Татарстаныбызның иң әһәмиятле яңалыклары белән таныштырып баручы tatnews.tatar диварындагы постны гына алыйк, дөресрәге, андагы комментарийларны. «Бик нык күңелем кайтты сериянең башыннан ук... Яратып карый башлаган идем. Кирәк идеме икән инде аны интим белән тутырырга. Ояты ни тора», «Әби гел яланбаш, алай йөрмәгән хатын-кызлар...», «Чулпан Хаматова татар кызына охшамаган, кашлары нечкә, чәче чын түгел. Татар хатын-кызлары калын кашлы, тулы матур йөзле булганнар»... Шуны да искәртеп китик, ә бит төп героиня  –  үзебезнеке! Фикерләр арасында, аз булса да,  яхшылары да бар, шунысы куандыра...

Кызык, әмма Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» романын шактый вакыт бер жирдә дә бастыру мөмкинлеген таба алмаган, нинди генә журнал редакцияләренә биреп карамаган ул аны – барысы да нәтиҗәсез. Ләкин 2014 елда бу романның бер өзеге «Сибирские огни» журналында бастырыла, ә инде 2015 елда әсәр аерым китап булып дөнья күрә.

Романның нигезендә исә кулаклаштырылган авыл халкының тормышы ята. Нәкъ менә Гүзәл Яхинаның әбисе әти-әнисе белән шушы авыр тормышны кичерергә мәҗбүр була да инде. Әбисенең сөргенгә сөрелү сөйләмнәре, ул елларның михнәтләре, авырлыклары романда/сериалда ачык чагыла...

Әсәрнең башлангычы булып 1930 ел торса, дәвамы 1946 елларга барып тоташа. Үзәктә – яшь татар кызы Зөләйха Валиеваның тормышы, аның усал ире һәм кырыс бианасы, бертуктаусыз кол сыман эшләү, кимсетүләр... Биредә хакимиятнең яңа башлыклары Иван Игнатов житәкчелегендә хатынның ирен үтерүләр, ә йөкле Зөләйханы башка кулаклар белән (алар арасында Петербург интеллигентлары һәм башка «халык дошманнары»).

Себергә сөргенгә сөрүләре сурәтләнә. Әсирләр арасында исән калучылар «социалистик авыл» төзи. Экранлаштырылган вариантта исә иң мөһим һәм тетрәндергеч вакыт булып Зөләйханың сабые Йосыф дөньяга килүе һәм еллар аша ана белән баланың янә кавышулары тора...

«Зөләйха күзләрен ача» романы зәңгәр экраннарга режиссёр Егор Анашкин, сценарист Анна Аносова, Лариса Леоненко һәм Василий Павлов, оператор Алексей Федоров, Шандор Барекши, композитор Дмитрий Даньков, рәссам Мария Турская, Рәшит Сафиуллин, Евгений Качанов, Денис Чернышев һәм продюсер Антон Златопольский, Александр Кушаев, Ирина Смирнова, Илья Папернов, Антон Шварц һәм Дмитрий Бейнаровичның зур тырышлыгы һәм хезмәте белән экранлаштырыла. Искәртеп узарга кирәк, биредә иң мөһим урынны актёрларның уйнау дәрәҗәсе алып тора! Кинода һәрбер актёр үз роленең эмоциональ халәтен тоеп, аны югары дәрәҗәдә башкара. Шунлыктан әлеге сериалны тыныч кына карап булмый. Мәсәлән, төп героиня Чулпан Хаматова тыңлаучан, тыйнак һәм шул вакытта көчле рухлы татар хатын-кызы ролен шулкадәр чын һәм дөрес итеп бирә ки, киноның һәр сериясен йотлыгып карарга мәҗбүр буласың! Шулай ук кырыс, тупас, таләпчән төп герой Игнатов ролен тиешенчә үтемле итеп башкарган Евгений Морозовны да искә алмыйча булмый.

Шулай ук сериалдагы детальләр исә аерым урынны биләп тора. Әйтик, кош рәсеме, Зөләйханың кызчыклар белән әйләнүе, чәч толымы һәм музыкаль бизәлешләр... Болар барысы да киносериалга ниндидер бер үзенчәлек, нәфислек өсти! Сөргенгә сөрелгән кешеләрне көчле рухлы кошлар белән чагыштырып мультипликация, әкият күрсәтеп алу шулай ук көчле, мәгънәле лирик чигенеш дип уйлыйм! Тәнкыйть сүзләре күп булуга карамастан, тамашачы артистларның осталыгын, киноның югары дәрәҗәдә, сыйфатлы төшерелүен ассызыклады! Рейтинг күрсәткечләре исә моны тагын бер кат исбатлый, чөнки «Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Рәсәйнең иң яхшы 20 киносы» исемлегендә бүгенге көндә беренче баскычта тора. Романның үзенә килсәк, ул Гүзәл Яхинаның иң көчле, үтемле әсәрләренең берсе. Төп тема булып торган коллективлаштыру да биредә зур рольне уйный, чөнки күпләргә кагыла әлеге фаҗигале тарихи шаукым. Меңләгән гаиләләрне «кулак» дигән яманат тагып еракларга сөрәләр, туган нигезләреннән, яраткан кешеләреннән аерып алалар... Әлеге болганчык, ямьсез вакыйгалар исә «Зөләйха күзләрен ача» сериалында һәр яклап чагылыш таба, шунлыктан ул берәүне дә битараф калдырмый! Ни генә әйтсәләр дә, яшь буынга әлеге тарихи, нәфис киносериалны карарга кирәк дип саныйм. Элек булган мөһим вакыйгаларны белү зарури, начармы яки яхшымы, ул безнең тарих! Шуны онытмыйк, ничек кенә баналь яңгырамасын, үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк