Логотип
Хәбәрләр

Cәламәт яшәү рәвеше юнәлешендә эшләүче мәктәп ачылачак

Әлмәттә киләсе елда Актив озын гомер мәктәбе барлыкка киләчәк. Район башлыгы Айрат Хәйруллин шундый карар кабул иткән. Бу хакта район газетасы сайтында хәбәр ителә. Яңа юнәлештәге мәктәптә белгечләр...

Әлмәттә киләсе елда Актив озын гомер мәктәбе барлыкка киләчәк. Район башлыгы Айрат Хәйруллин шундый карар кабул иткән. Бу хакта район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Яңа юнәлештәге мәктәптә белгечләр укучыларга актив яшәү рәвеше - гормоннар, дөрес туклану, физик күнегүләр турында сөйләячәк.

Күркәм гамәлгә башлангыч салынган инде – ике көн дәвамында Әлмәттә биология фәннәре докторы, профессор һәм РАН әгъзасы, "Чиксез яшьлек серләре" китабы авторы Алексей Москалев озын гомер серләренә багышланган конференция уздырган. 

Аның фикеренчә, сәламәт яшәү рәвеше – фитнес, туклану стилен пропагандалау, кешеләрнең бу хакта хәбәрдан булуы йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китемнең кимүенә китерәчәк.

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк