Чәчкә: «Мин кызымны озак көттем»
Җырчы Чәчкә берара шоу-бизнестан югалып торды, үзе әйтүенчә иҗади кризис кичергән ул. Ләкин банкетларда, авылларда җырлаудан туктамаган, ләкин телевизорда, радиода ишетелмәде. Ә инде зәңгәр экраннарда...
Җырчы Чәчкә берара шоу-бизнестан югалып торды, үзе әйтүенчә иҗади кризис кичергән ул. Ләкин банкетларда, авылларда җырлаудан туктамаган, ләкин телевизорда, радиода ишетелмәде. Ә инде зәңгәр экраннарда күренмәгәч, халык аны югалта.
Ире белән танышу тарихлары да кызыклы гына килеп чыга, алар интернетта танышалар. Чәчкәгә вконтакте социаль челтәрендә бер яшь егет хәйрия концертына чакырып яза, ул ризалаша. Шушы көннән башлап алар аралаша башлыйлар, дуслашып китәләр. Егет бик яшь булганга, Чәчкә аңа улым дип эндәшә торган була. Бу егеткә кияүгә чыгармын дигән уй аның башына һич кенә дә килми. Мин беркайчан да кияүгә чыкмасмын, дип уйлаган идем, ди ул. Алар шулай эшли башлыйлар, концертларны бергә куялар, банкетлар алып баралар. Бер ел бергә эшләгәч, алар бик нык ачуланышалар. Өч ай аралашмыйча торалар, аннары күрешкәч, кочаклашалар, үбешәләр һәм очраша башлыйлар. Хәзерге көндә аларның ике яшьлек кызлары бар. аларның ул көтеп алынган балалары, чөнки өйләнешеп 3 ел узгач кына бала табу бәхетенә ирешәләр. Чәчкә кызларының инстаграм битен дә булдырган, кызлары үсеп җиткәч аның инде шәхси аккаунты әзер булачак.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк