Логотип
Хәбәрләр

АКБУЛАТ: «Мин җырчы» дип кычкырып йөрмим

Үзенә хас образлы, стильле бу егетнең иҗатын күптән күзәтеп киләм, ә интервью менә хәзер генә алынды. Нәкъ менә болай килеп чыгуына шатмын да – сентябрь башында, үзенең 33 яшьлек туган көнен бәйрәм итеп, тәүге зур концертын куячак ул. Сүзем АКБУЛАТ турында барганын аңлагансыздыр. Күбегез аны халык артистлары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәб Фәрхетдинова улы буларак белсә, үзенең җырлары аша танучылар да шактыйдыр.

  • Сүзне ерактан башлыйм әле: берничә ел элек интервью алу тәкъдиме белән язгач, син: «Артист баласы буларак алмасагыз гына риза булам», дигән идең. Хәзер бу фикерең үзгәрдеме?
  • Ул вакытта минем чыннан да фикерләү рәвешем башка төрле иде. Яшь чак бит, кәттә күренәсе килгәндер инде. (Көлә.) Хәзер инде мин кем баласы икәнемне аңлыйм һәм гомерем буе моны берни эшләтә алмаячагымны беләм – барыбер «Зөфәр – Зәйнәб малае» булып калачакмын. Алма агачыннан ерак төшми диләр бит. Ә элек үземне әти-әни исеме белән түгел, үземнең исем белән ясыйсым килде, тик күпме омтылсам да, мин аларның улы булуымның файдасын, яхшы якларын гына күрдем. Андый әти-әниле булу минем өчен горурлык!
  • Син нинди тәрбия алып үстең?
  • Әти белән әни ике-өч атнага гастрольләргә киткәндә, энекәшем белән мине балачактан әтинең апасы һәм җизнәсе үстерде. Бәлки шуңадыр, әти-әнинең сүзе кайвакыт миңа җитеп бетмәде. Мин начар компанияләргә эләкмәдем, билгеле. Ләкин кайбер ситуацияләрдә әти фикерен ишетәсе килеп калган чаклар була иде. Мин аларга һич кенә дә үпкәләмим, димәк, шулай хәерле булган. Алар миңа яхшы тәрбия бирде. Әни һәрвакыт «Улым, күп сөйләшеп йөрмә, фикер әйтергә теләп, әллә нинди компанияләргә кысылма, иң мөһиме – эшеңне эшлә. Акыллы кешеләр белән күбрәк аралаш», - диде. Ул миңа хәзер дә шулай ди. Иҗатым турында да миңа үз фикерләрен һәрчак әйтеп килделәр. Мин җырларны үзем язам, кайчак артык фәлсәфәгә бирелеп китәм дә, кеше нәрсә әйтергә теләгәнемне аңласын дип тырыша башлыйм. Хәзер инде акыл сатарга кирәк түгеллеген аңладым, җыр бит ул фәлсәфи әсәр түгел, ул колакка ябышып калырга тиеш. Сүзләрен дә катлауландырмыйча, аңлатыбрак язарга кирәк, ләкин ул артык гади дә булмасын. Әни миңа балачактан «Син музыкант түгел, белемең юк», дия иде. Мин музыка мәктәбенә кердем керүен, әмма укуны ташладым, чөнки миңа укытучыларның өйрәтүләре кызыклы булмады. Этюд, теоретик якларга караганда, миңа беренче чиратта музыка үзе кызыклы иде: стильләр, уен кораллары, синтезатор... Мин музыканы ишетеп язам, ә каршыма нота куйсалар, фортепианода уйный алмаячакмын. Минемчә, идеяңне компьютерда ясый аласың икән, калганы үз белемеңнән тора. Иҗат ул гомумән эксперимент урыны, бер стильгә икенчесен кушып, яхшы музыка чыгарып була дип уйлыйм. Белемемне арттыру максатыннан быел Казан мәдәният институтына Винера Әхәтовна курсына укырга кердем. Әтиәнием җырчы булсалар да, алар мине беренче чиратта кеше буларак тәрбияләде, ә җыр өлкәсендә укытучым – Винера Ганеева. Ул искиткеч шәхес!
  • Сәхнәдә беренче чыгышларың кечкенә чагыңда булдымы?
  • Мәктәптә 7 сыйныфта укыганда беренче тапкыр трио булып җырладык, ул вакытта өйрәнеп кенә килә идем. Соңрак энем белән «Без бит артист баласы» дигән телетапшыруда катнаштык. Анда әтинең «Әткәй, әнкәй» дигән җырын башкардым. Мин аны сольный концертымда яңартылган версиядә тәкъдим итәчәкмен. Сәхнә юлыннан китәсемне яшь чакта белә идем. Студиядә җырлар яздыру, аппаратура, ут һәм тавыш буенча эшли башладым. Бер сүз белән, сәхнә артындагы тормышта кайнадым, әнинең ярдәмчесе булдым. Аннары әти миңа микрофонны тапшырды да, «Улым, син җырла», диде. Үзе бизнес юнәлешенә китте.
  • Синең репертуарда Зәйнәб апаның берничә җыры бар, әниеңнән җыр сорау ничек ул? «Әни, синең җырны башкарыйм әле?» дип сорыйсыңмы?
  • Минем әнидән алай сораган юк, ул болай килеп чыга: мин аның җырын сайлап алам да, тавышны яздырам, аранжировка ясыйм, берничә стильдә әзерләп үзенә тыңлатам. Куркыта инде, әлбәттә! Ул ризалык бирсә, чыгарам. «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырын яңарттым, халык яратып кабул итте. Араларында тәнкыйтьләүчеләр дә бар, әти-әни кебек җырламавымны кабул итмиләр. Яшьрәк чакта ярсый идем, хәзер шунысын аңлыйм: артист буласым килсә, бу сүзләрне мин гомерем буе ишетәчәкмен. Мин кешеләргә охшатып җырларга тырышмыйм. Кемдер Салават абыйга охшатып җырлый, кайберәүләрнең тавышы Айдар Галимовныкына якын. Кемдер Зәйнәб Фәрхетдинова кебек җырлый. Аның җырлавы идеаль эталон инде. Кызлар Зәйнәб кебек, егетләр Зөфәр кебек җырларга тырышса, эстрада үсәчәк дип уйлыйм. Мин моны аларның уллары булганга гына әйтмим, аларның җырлавы – дөрес җырлау. Мин җырлау техникасын әнидән алам, ә тембрым әтинекенә охшаш.
  • Мин сиңа карыйм да, «АКБУЛАТ» тәхәллүсе үзеңә туры килгәнен аңлыйм.
  • Миңа 19-20 яшь булганда барлыкка килде ул. Чәчем сирәгәя генә башлаган иде, бераз тазарып та киттем. Әти бер концерттан соң язмаларны карады да, «Сәхнәгә чыгасың килсә, сиңа ябыгырга һәм имиджыңны үзгәртеп исем уйлап табарга кирәк», диде һәм «АКБУЛАТ»ны тәкъдим итте. Бу исем миңа шунда ук ошады. Ак – пөхтә, чиста, якты төс. Ул исем минем тормыш фәлсәфәмә әйләнде. АКБУЛАТ булгач, һәр ситуациядә ничек дөрес булырга тиешлеген уйлыйм. Хәзер инде ул сәхнәдәге образым гына түгел, яшәү рәвешем дә. Кешегә яхшылык эшләргә этәргеч бирүче тәхәллүс булып чыкты ул. Мин бәлки олыгаямдыр? (Көлә.)
  • Ләкин сине беренче күргәндә алай уйламаган идем...
  • Миңа гел шулай диләр, Беренче карашка иркә, пафослы  булып күренәм. Фотода күрәләр дә, хәйләкәр дип уйлыйлар. Бераз аралашканнан соң, «Син бөтенләй башка!» диләр. Аның уңай ягы шунда – миңа хәерле булмаган кешеләр якын килми. Мин аура буенча яши торган кеше. Миңа кирәкле кеше тышкы кыяфәтемә карап тормый, ул энергияне сизеп килә. Шуңа күрә мин энергиямне өйрәнәм һәм көн саен Аллаһы Тәгаләдән көчле энергия турында сорыйм. Көч дөрес гамәлләр кылганда килә.
  • Иҗатыңа әйләнеп кайтсак, халык синең кайсы җырларыңны аеруча белә?
  • Мине АКБУЛАТ буларак «Китмә» исемле тәүге җырымнан белә башладылар, аның клибы да чыкты. Үзбәк дустым җырны башта үзбәк телендә язды һәм мин аны татарчага тәрҗемә иттем. Аннары «Томан» җыры да уңышлы булды. Мин ул җыр белән «Яңа йолдыз» телевизион проектында катнаштым. Әни жюри булган проектка сюрприз булып килеп кердем. Телевидениедә күргәннән соң, «Томан»ны да, мине дә күбрәк халык белә башлады. Гастролләрдә дә шул җырны сорыйлар иде. Ләкин тормышта килеп чыккан кайбер ситуация аркасында иҗаттан тукталып торырга туры килде, мин бер-ике елга «үземә киттем». Соңгы ел ярым эчендә ул проблеманы хәл иткәч, мин менә кабат иҗатка кайттым. Әнинең «Улым, эшеңне эшлә» дигәне исемә төште. Нинди генә проблема чыкса да, алга барырга кирәк. Әни, күңелендә ни генә булса да, гомер буе елмаеп сәхнәгә чыкты. Чөнки бүтәнчә булмый. Хәзер инде баш-аягым белән иҗатка чумдым, сентябрьдәге концертыма тотындым. Соңгы арада шул концертны уйлап янып, канатланып яшәдем. Менә сиңа сөйләгәндә дә каз тәннәрем чыга. Эшемне бик яратып башкарам.
  • Син нинди авторлар белән эшлисең?
  • Гүзәлия белән актив эшлибез, «Томан»ны язды. Репертуарымда Оскар Усманов җыры да бар.  Мин балачактан Фәрит Таишев җырларын ярата идем. Иң яраткан җыры – «Яратам, юксынам, сагынам». Кайчан да булса шул җырны башкарырга хыялландым. Авторы – Оскар абый белән таныш булсак та, аралашкан булмады. Мин аңа демо версиясен яздырып, куркакурка тыңлаттым – ул кабул итте! Ул бик ачык, якты кеше икән. Аның белән эшләү минем өчен зур дәрәҗә!
  • Эстрадада элекке җырларны яңартып башкару күренеше еш күзәтелә. Үзең иҗат иткән җыр белән танылу авырмы, әллә тамашачы күңеле ностальгиягә сусаганмы?
  • Элекке җырларны яңарту трендын иң элек Европа башлады, шуннан Россиягә күчте, татар эстрадасында аны Элвин Грей популярлаштырды. Ә татар альтернативасында халык җырлары фатирникларда, фестивальләрдә башкарыла иде. Бу уңыш формуласы инде. Элек популяр булган җырны яңартып җырлыйсың да, үзеңнең җырыңны чыгарасың. Ләкин ул җыр кешегә ябышып калырга тиеш. Миңа «Юри әйтәм» җырын бер ишеткәч, көне буе җырлап йөрим, диючеләр бар.
  • Хәзер татар артистларының кайберсе рус телендә җырлар чыгара башлады. Моңа карата фикерең нинди?
  • Мин үзем татарча, русча, төрекчә җырлыйм. Фикерем шул – җырласыннар. Аларны вакыт үзе дөрес юнәлешкә алып барыр. Әйткәнемчә, иҗат ул – эксперимент. Иң мөһиме – халык реакциясе, без халыксыз беркем түгел. Кайсы телдә генә җырласак та, тамашачыга җиткерә алу мөһим.
  •  Хәзерге көндә ниләр белән шөгыльләнгәнеңә аерым тукталыйк әле.
  • 12-13 ел элек студиядә шөгыльләнә башладым, клиентлар белән эшләдем. Ләкин ул энергияне ала торган хезмәт. Соңрак үзем җырлар яздыра башладым, артист буларак чыгыш ясарга уйладым. Хәзер мин сәхнәдә. Моңа карамастан, аппаратура белән эшләргә яратам, миңа бу кызыклы өлкә. Минем белән эшләүчеләр җырчы икәнемне белгәч гаҗәпләнәләр. Чөнки мин җырчы икәнемне сөйләп йөрмим. Халык белергә тиешле булса, белә ул. «Мин җырчы!» дип кычкырып йөрергә яратмыйм. Иң мөһиме – үз эшемне эшлим. Интервью алырга телиләр икән – мин ачык. Концерт программам да «Кем белә?» дип атала. Без бит киләчәктә, хәтта иртәгә ни буласын белмибез.
  • Шулай да, киләчәкне уйлыйсыңмы?
  • Мин барысы да яхшы булачагына ышанам. Һәр көнең бәхетле булсын өчен чиста энергияң белән яшәргә кирәк, калганы синнән тормый. Һәр көн иртән торам да, «Бүген могҗиза була», дим. Ә могҗиза безнең тормышта көн саен булып тора, аны бөтен кеше күрми генә. Иҗатка килгәндә, мин стабиль үсеш яклы. Артистлар арасында кинәт кабынып, шунда ук сүнгәннәрен күргәнем булды. Минем андый буласым килми. Һәрвакыт үсештә булырга кирәк.
  • Әңгәмәне гаиләң турында сөйләшеп тәмамлыйк.
  • Мин 3 ел элек өйләндем. Сөйгән ярым белән 12 ел элек таныштык. Очрашып йөри башладык та, аерылыштык. Ләкин 4 елдан язмыш безне кабат очраштырды. Бу юлы инде үткәндәге хаталарымны кабатламадым, аны үземнеке итү юлларын карадым. Менә инде матур уртак тормышыбызга 3 ел үткән. Хәләл җефетем иҗат кешесе түгел, гаиләдә аның өчен иҗат ул – мин. (Көлә.)

P.S.: Әлеге интервью алынганда АКБУЛАТ сентябрь башында буласы тәүге концертына әзерләнә иде, шуңа концерт турында читләтеп сөйләде, барлык серне чишмәде. Үзе бик ачык һәм юморлы кеше булып чыкты. Иҗаты да уңышлы, дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021