Логотип
Хәбәрләр

Чәчкә уйга баткан

Чәчкә баш вата һәм тамашачыларыннан ярдәм сорый. Йоклар алдыннан җырчы уйга баткан һәм пост язырга булган.  Инстаграм сәхифәсендә ул уйлары белән бүлеште. Биредә артист тамашачының фикерен сорый: аңа...

Чәчкә баш вата һәм тамашачыларыннан ярдәм сорый. Йоклар алдыннан җырчы уйга баткан һәм пост язырга булган. 

Инстаграм сәхифәсендә ул уйлары белән бүлеште. Биредә артист тамашачының фикерен сорый: аңа күлмәк, яки чалбарлы костюм тектертергәме икән. «Сезнең ярдәм кирәк срочно! Сәхнәдә нинди кием миңа бик матур булыр дип уйлыйсыз?», – дип ялвара ул. Тамашачылары да озак көттермәде, үз фикерен белдерделәр. Күбесеннән матур кешегә бар дә килешә дигән мәгънәдә җөмләләр укырга мөмкин. Калганнары яраткан җырчысын төрле итеп күрәләр: кемгәдер костюм, кемгәдер күлмәк ошый; кайберәүләр Чәчкәгә зәңгәр һәм кызыл төс килешүен билгеләп уздылар.

Безгә калса, җырчы нинди киемдә булса да, һәрчак матур һәм яхшы күренә. Ә Сез бу хакты нәрсә уйлыйсыз?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @chachka_liliya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк