Логотип
Хәбәрләр

“Чәчне алгач, әни: "Балам үлгән икән", - дип егылган.

22 июнь сугыш башланган көндә һәм 9 май - Җиңү бәйрәмендә вафат булган сугыш ветераннарының сөйләп калдырган сүзләре искә төшә. Үзләре вафатыннан соң да, аларның сөйләгәннәрен диктофонымны кушып кабат...

22 июнь сугыш башланган көндә һәм 9 май - Җиңү бәйрәмендә вафат булган сугыш ветераннарының сөйләп калдырган сүзләре искә төшә. Үзләре вафатыннан соң да, аларның сөйләгәннәрен диктофонымны кушып кабат тыңлыйм. Тыңлаган саен елыйм һәм оялам. Сугыш елларында кичергән газапларыннан кызганып, батырлыкларына сокланып елыйм. Без – аларны дәвам итүче буын булганга шөкер итми яшәвебездән оялам...

Тәскирә апа Бибарцеваның сугыш елларында күргәннәрен сөйләгән чаклары гел күңелемдә саклана. Сабабызның бик хөрмәтле кешесе иде ул.

"Муса Җәлил энә белән кәгазь галстук кадады"

–Мин Оренбург кызы, Советлар Союзы Герое, Ленин бүләкләре лауреаты, гильотинада башын өздергән Җәлилнең пионеры, – дип горурланып сөйли иде ул. – Муса Җәлил белән бер районнан, авылларыбыз бик якын иде. Аның инструктор булып эшләгән чагы. Авылларга килеп, пионер, комсомол оешмалары оештырып йөри. Иң беренче пионер оешмасын безнең Яңа Муса авылында эшләтеп җибәрде. Өченче сыйныфта укый идек, мәктәбебезгә ак күлмәктән, җиңнәре сызганулы, бер яшь егет килгән. Килештереп кызу-кызу йөри, шул үзе Муса Җәлил икән ул. Өстәлләрдә кызылга буялган кәгазьләрне күргән идек. Аларны галстук итеп кисеп алып, безгә бәйләде, дөресрәге энә белән кадады. Без пионерлар булдык. Кызыл сатин булмагандыр инде ул вакытта гына. Үзе безне бер рәткә тезеп бастырды, ул әйтеп торды, без кабатлап тордык, ант бирдек. 

Ватан сүзен беренче тапкыр Җәлил авызыннан ишеттем. “Укучылар, менә сез хәзер пионер булдыгыз, тырышып укырга, өлкәннәргә ярдәм итәргә, Ватанны сакларга, Ватан авылдан башлана”, - диде. Безне шулай Ватанга бирелгән итеп тәрбияләделәр. Дәвамын укыгыз...

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк