Логотип
Хәбәрләр

Чәк-чәк музеена мастер-классларга килүче чит ил кешеләре саны арткан

Футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле рәвештә, Казанның Чәк-чәк музеена мастер-классларга килүче чит ил кешеләре саны арткан. Бу хакта бүген музей вәкилләре Казанның IT-паркында футбол буенча дөн...

Футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле рәвештә, Казанның Чәк-чәк музеена мастер-классларга килүче чит ил кешеләре саны арткан. Бу хакта бүген музей вәкилләре Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр. Биредә Чәк-чәк музееннан интерактив оештырылды.

“Чемпионат көннәрендә мастер-классларга көн саен киләләр. Мәсәлән, кичә, Австралия һәм Франция җыелмалары уйнаган көнне, Австралиядән килүчеләр күп булды. Алар үзләре дә үз куллары белән чәк-чәк пешереп карады. Кагыйдә буларак, чәк-чәк тәме бөтен кешегә ошый. Еш кына кунаклар “чәк-чәк шулкадәр тәмле, ашый-ашый авыз чапылдата башлыйсың” диләр. Чәк-чәк сүзен шул чапылдату (чавкать) белән чагыштыралар”, - ди музейның йорт хуҗабикәсе, экскурсовод Нәргизә Сафиуллина.

Аның сүзләренчә, мастер-класс уртача бер сәгать тирәсе үтә. Аны рус, татар һәм инглиз телләрендә үткәрәләр. “Чит ил кешеләре өчен мастер-класслар үткәргәндә, татарча да сөйләргә туры килә. Соңгы тапкыр Кытай кешеләре белән мастер-класс үткәргәндә, тәрҗемәче рус телен аңламый торган кеше иде. Шуңа күрә без мастер-классны татар телендә алып бардык”, - диде.

Нәргизә Сафиуллина әйтүенчә, татар телендә мастер-класслар үткәрелсә дә, моны еш күренеш дип әйтеп булмый. “Җирле кешеләр безгә аз килә, күбрәк читтән киләләр, шуңа күрә русча, инглизчә алып барабыз”, – диде. Нәргизә Сафиуллина чит ил кешеләреннән, французлар, немецлар, Америка Кушма Штатларыннан еш килүләрен әйтте. Музейга май аеннан килүчеләр күпкә арткан.

Музейның кибет хуҗабикәсе Анастасия Вәлиева әйтүенчә, чемпионат белән бәйле рәвештә, гаризаларны февральдән үк калдыручылар да булган. “Чит ил журналистлары, башка категория катнашучылар килә. Бүгенге чит ил кешеләреннән өч төркем, мәсәлән, ярты ел алдан ук гариза калдырган иде”, - дип белдерде ул.

Мастер-класс барышында чәк-чәк пешерү турында бөтен мәгълүмат, кулланыла торган ингредиентлар хакында да әйтелә. Нәргизә Сафиуллина әйтүенчә, чәк-чәк милли бизәкләр рәвешендә киселгән как, чикләвек, монпасье белән бизәлә. Ул башка төбәкләрдән, илләрдән делегацияләр килеп, кайвакыт чәк-чәк пешерү буенча тәҗрибә уртаклашканнарын да әйтте. “Үзбәкстаннан да делегация килде, аларда чәк-чәк фестлары үткәрелә. Алар күбрәк Бохара яки таҗик кәләвәсе дип атыйлар. Үзара шулай тәҗрибә уртаклашабыз”,  – диде.

Музейда бавырсак та пешерәләр, ләкин музей вәкилләре сүзләренчә, бавырсак пешерү буенча мастер-классларга ихтыяҗ азрак.

  • Музей Иске татар бистәсендә урнашкан. Киләчәктә милли чигү үрнәкләре буенча мастер-класслар үткәрү ниятләре дә бар. Чәк-чәк пешерү буенча мастер-классларга көненә 7 тапкыр кабул итәләр. Гадәттә бер төркемдә якынча 30-50ләп кеше чәк-чәк пешерү серләрен өйрәнә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк