Логотип
Хәбәрләр

Ч.Хаматова һәм А.Бәширов “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү өчен Лаешка килә

Язучы Гүзәл Яхина романы буенча “Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмын төшерүнең Пермь краендагы этабы тәмамланды. Иртәгә төшерү төркеме Татарстанга киләчәк. Бу турыда "Пермь" дәүләт телекомпанияс...

Язучы Гүзәл Яхина романы буенча “Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмын төшерүнең Пермь краендагы этабы тәмамланды. Иртәгә төшерү төркеме Татарстанга киләчәк. Бу турыда "Пермь" дәүләт телекомпаниясе хәбәр итте.

Фильмда төп рольләрне уйнаучы Чулпан Хаматова белән Александр Бәширов Лаешка киләчәк. 

Фильмны 25 августта Пермь краенда “Хохловка” архитектура-этнографик музеенда һәм Полазна тау чаңгысы базасында төшерә башладылар.

Режиссер Егор Анашкинга Пермь крае матур урманнары һәм бу фильмда Ангара ролен уйнаячак Чулман елгасы ошаган.

Сюжет буенча крестьян хатыны Зөләйханың ире Мортазаны үтерәләр, ә аның үзен Себергә сөргенгә җибәрәләр. Бу хәлләр узган гасырның 30 нчы елларында була. Әсәрнең икенче бүлегендә сөргенгә җибәрелгән кешеләрнең Ангара елгасы яры буенча тайгада исән калу тарихы сөйләнә.

Иртәгә фильм төшерүчеләр бригадасы Татарстанның Лаеш районында эшли башлый. Лаешта Семрук авылы җирлеге төзелде. Кышын актерлар Пермь краена барачак һәм Хохловкада төшерүләрен дәвам итәчәк.

  • Фильмның премьерасы 2019 елның ахырына планлаштырылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171050/

 

Татар-Информ

Фото: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк