Логотип
Хәбәрләр

Чүпрәле кызы «Иң сөйкемле Татарстан энҗесе» булып танылды

Инвалид хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче «Татарстан энҗесе» оешмасы башлап җибәргән бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелде. Чүпрәле Шланга авылыннан Раилә Сатдинова «Иң сөйкемле Татарстан энҗесе-2018» ном...

Инвалид хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче «Татарстан энҗесе» оешмасы башлап җибәргән бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелде.

Чүпрәле Шланга авылыннан Раилә Сатдинова «Иң сөйкемле Татарстан энҗесе-2018» номинациясендә җиңүче дип табылды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

14 декабрьдә Казанда физик мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе -2018» матурлык бәйгесенең финал өлеше узды. Әлеге бәйгедә республикадан 10 хатын-кыз катнашты. 

Инвалид хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче «Татарстан энҗесе» оешмасы башлап җибәргән бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелде. Әлеге оешманы апалы-сеңелле Гөлнара һәм Гөлназ Заһретдиновлар җитәкли һәм мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызларны төрле юллар белән халык арасына алып чыгып, аларга булышып, тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максатын куеп эшлиләр.

Раилә бала вакыттан ук инвалид коляскасына береккән. Авырлык белән дөньяга килгән нәни кызның табиблар аякка баса алмавын берничек тә аңлата алмыйлар. Сызлануларын “биленә салкын тигәндер” дип, диагноз куялар. Соңрак, бер дәвалаучы ханым баланың туганда оча сөяге чыгуын әйтә. Шуннан соң да күп тапкырлар хастаханәләрдә йөриләр алар, тик Раилә аякка баса алмый.

Ни генә булмасын, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Аның йөзе һәрчак кояш кебек балкый, тормышта да ул бик актив шәхес. Матур җырлый, шигырьләр яза. Соңгы елларда исә үзен спортта да сыный башлады. Мәскәүләргә кадәр барып, ишкәк ишү буенча спорт ярышларында җиңүче исеменә лаек булды.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк