Логотип
Хәбәрләр

Өч татар режиссерына Ян Фабр автографы куелган китап бүләк ителде

Автографлы китапка Илгиз Зәйниев, Айдар Җаббаров һәм Регина Саттарова ия булачак. Өч татар режиссеры күренекле режиссер Ян Фабрның автографы куелган китапларга ия булачак. Бу хакта театр белгече Нияз...

Автографлы китапка Илгиз Зәйниев, Айдар Җаббаров һәм Регина Саттарова ия булачак.

Өч татар режиссеры күренекле режиссер Ян Фабрның автографы куелган китапларга ия булачак. Бу хакта театр белгече Нияз Игъламов хәбәр итә.

Мәскәүнең Станиславский электротеатры үзенең туган көнендә Россиянең яшь режиссерларына ярдәм итү акциясе оештырды.

Мәскәүдә уздырыла торган «Территория» фестивалендә катнашкан Бельгия режиссеры Ян Фабр үзенең рус телендә басылган «Я – ошибка» китабын бүләк итеп калдырган булган. Авторы яшь режиссерларга тапшыру өчен 30 китапка автографын куйган.

Электротеатр яшь режиссерлар белән эшләүче театр продюсерлары, менеджерлары, тәнкыйтьчеләре катнашында утырыш та уздырды. Анда Казаннан Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов чыгыш ясады.

Камал театрында яшь режиссер Айдар Җаббаров куйган «Тормышмы бу?» спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» милли театр премиясенә тәкъдим ителде.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк