Логотип
Хәбәрләр

Чаллы дәүләт драма театрында премьера

Чаллы татар дәүләт драма театры 2018 елның беренче премьерасын әзерли. Күренекле драматург Туфан Миңнуллиның "Хушыгыз" пьесасы буенча куелган "Бер мәхәббәт кыйссасы" спектакленең премьерасы 2-3 мар...

Чаллы татар дәүләт драма театры 2018 елның беренче премьерасын әзерли. Күренекле драматург Туфан Миңнуллиның "Хушыгыз" пьесасы буенча куелган "Бер мәхәббәт кыйссасы" спектакленең премьерасы 2-3 март көннәрендә булачак

Спектакльне театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов сәхнәләштерә. Рәссамы - Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин.

Фаил Ибраһимовның Туфан Миңнуллин драматургиясенә беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүе түгел. Аның тарафыннан сәхнәләштергән “Саташу” драмасы 2007 елда Республиканың Муса Җәлил премиясенә лаек булган иде.

26 ел элек язылган “Хушыгыз” пьесасы бүген дә актуальлеген югалтмаган. Драманы автор “Миләүшәнең туган көне” (1967), “Дуслар җыелган җирдә” (1977ел) пьесаларының дәвамы буларак яза һәм алар трилогия тәшкил итә. “Хушыгыз”да үзәк тема булып без яшәгән җәмгыятьнең кешелексезлеге, аерата сәнгать кешесенә карата битарафлыгы, рәхимсезлеге торса да, режиссер бу темадан читкә китеп, пьесаның яңача укылышын тапкан.

...Артист булып дөньяны шаккатырырга җыенган Миләүшә, авылдагы беренче мәхәббәтен калдырып, шәһәргә китә. Мәхәббәтен таптап үтеп данга ирешеп, бәхетле буласы килүме бу? Әллә председатель кызының көтүче малаен тиң күрмәвеме? Гомере буе артист һөнәренә тугрылык саклаган Миләүшә, соңгы араларда еш уйлана бу турыда. Һәм ул, җитди бер карарга килеп, авылда калган яшьлек мәхәббәте Галимулланы үзенең өенә чакыра...

Галимулла ролен башкаручы Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Фоат Зарипов, махсус чакыру белән, А.П.Чеховның “Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә...”(“Дядя Ваня”) спектаклендә Ваня образын иҗат иткән иде. “Бер мәхәббәт кыйссасы” мелодрамасы исә, актерның юбилеена багышланган спектакль. Аның мәхәббәте - Миләүшә образын Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова башкара. Театрның яшь артистлары Гөлинә Минһаҗева белән Руслан Әюпов геройларның яшьлекләрен гәүдәләндерә.

 

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк