Логотип
Хәбәрләр

Чаллы курчак театры Екатерина II либреттосын сәхнәләштергән

«Горебогатырь Косометович» трагикомедиясе «Алтын битлек» экспертларына тәкъдим ителде. Чаллы курчак театры императрица Екатерина II либреттосы буенча спектакль чыгарды. Спектакльнең Казандагы беренче...

«Горебогатырь Косометович» трагикомедиясе «Алтын битлек» экспертларына тәкъдим ителде.

Чаллы курчак театры императрица Екатерина II либреттосы буенча спектакль чыгарды. Спектакльнең Казандагы беренче тамашачылары арасында «Татар-информ» хәбәрчесе дә бар иде.

Кичә Чаллы дәүләт курчак театры «Горебогатырь Косометович» трагикомедиясен Казанга алып килеп ябык форматта «Алтын битлек” экспертларына тәкъдим итте.

«Горебогатырь Косометович» – Чаллы курчак театрының режиссер Илгиз Зәйниев белән икенче эше. Беренчесе – «Сак-сок» бәете нигезендә куелган эше – «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булган иде.

Чаллы дәүләт курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова әйтүенчә, спектакльнең премьерасы 20 июльдә булган. Ул 16+ тамгасы белән өлкән тамашачыларны күздә тотып куелган. Театр бу спектакль белән фестивальләргә йөрергә ниятли.

Спектакль батырлыклар эзләп юлга чыккан Горебогатырьнең маҗараларын сурәтли. Әмма куркак егет берни дә башкарып чыга алмый. Аны озатып йөрүчеләргә батырлыклар турындагы хикәятләрне үзләренә уйлап табарга туры килә.

Мәкалә һәм фото авторы: Рузилә Мөхәммәтова

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк