Логотип
Хәбәрләр

Чаллы шәһәрендә 20 мең гаилә баласын яслегә бирергә тели

(Чаллы, 15 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы шәһәрендә 20 мең гаилә баласын яслегә бирергә тели. Балаларга өч яшь тулмаган, алар чиратка куелган, әмма аларны бакчаларда урын белән тәэмин...

(Чаллы, 15 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы шәһәрендә 20 мең гаилә баласын яслегә бирергә тели. Балаларга өч яшь тулмаган, алар чиратка куелган, әмма аларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Ә менә 3–7 яшькә кадәрге балалар барысы да бакчага йөри, дөрес 100 урынына 120 бала, дип яза җирле басма.

"Россия Президенты ясле яшендәге балаларны бакча белән тәэмин итү өчен 50 миллион сум акча бүлеп бирү турында игълан итте. Әгәр бакчалар җитәрлек булса, 1000 "КАМАЗ" хезмәткәре һәм 1500 бюджет өлкәсендә эшләүче эшкә чыгарга әзер.

"Башкарма комитетының бурыч – бакча төзү өчен җир участогы сайлау һәм инженерлык инфраструктурасы мәсьәләләрен хәл итү", – ди шәһәр хакимияте башлыгы Наил Мәһдиев.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк