Логотип
Хәбәрләр

Чаллы театры актрисалары “Иң яхшы хатын-кыз роле” бүләгенә лаек булды

Чаллының “Мастеровые” рус драма театры актрисалары Новороссийскида XVI Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” бүләгенә лаек булды. Новороссийскида XVI Россиянең кече ш...

Чаллының “Мастеровые” рус драма театры актрисалары Новороссийскида XVI Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” бүләгенә лаек булды.

  • Новороссийскида XVI Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале төгәлләнде. Театраль форум күп еллар үткәрелеп килә, аңа Россия халык артисты Евгений Миронов җитәкчелегендә Милләтләр театры кураторлык итә.

Россия халык артисты Игорь Скляр җитәкләгән жюри Чаллының “Мастеровые” рус драма театры эшен югары бәяләгән. Алар Денис Хөснияров сәхнәләштергән “Карл һәм Анна” спектаклен күрсәткән.

  • Спектакльдә Беренче бөтендөнья сугышы ахырындагы вакыйгалар сурәтләнә. Биредә сугышның тынычлыкны бозуы һәәм гаиләләрнең таркалуы күрсәтелгән. Актерлар ул чорны оста итеп җиткерә алган.

“Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү “Мастеровые” театрының ике актрисасына берьюлы бирелә. Алар - Анна ролен башкарган Александра Петрова һәм Мария ролен уйнаган Анна Дунаева. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк