Логотип
Хәбәрләр

Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана

(Казан, 17 гыйнвар,“Татар-информ”). 2 февральдән Чаллыда “Ак мәчет”тә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар эшли башлый. Укыту “Татар теле”, “Татарлар тарихы һәм Ислам ниге...

(Казан, 17 гыйнвар,“Татар-информ”). 2 февральдән Чаллыда “Ак мәчет”тә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар эшли башлый. Укыту “Татар теле”, “Татарлар тарихы һәм Ислам нигезләре”юнәлешләрен үз эченә алачак, дип хәбәр итә мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте.

Курслар атнасына өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә, кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп үткәрелә, дип язылган мөхтәсибәт сайтында.

Дәресләрне татар филологлары һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре алып барачак. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк