Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный

Сабый Чаллыдагы йортта икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән узган якшәмбедә егылып төшкән.

Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән дүрт яшьлек кызның әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Сабый Чаллыдагы йортта икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән узган якшәмбедә егылып төшкән. Әти-әниләре ни беләндер мәшгуль булган арада, кыз тәрәзә төбенә менеп, москит челтәренә таянган. Москит челтәре сабыйны «тотып тора» алмаган һәм кыз урамга егылып төшкән.

Хәзер ул хастаханәдә ята.

Кызның әти-әниләре «Ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча административ яки җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
239
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Хәмдүнә Тимергалиева вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы