Логотип
Хәбәрләр

Чаллының "Ак мәчете"ндә татар телен өйрәнү буенча беренче дәресләр үтте

(Чаллы, 5 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының "Ак мәчете"ндә татар телен өйрәнү буенча беренче дәресләр үтте, дип яза җирле басма. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тәкъдиме белән м...

(Чаллы, 5 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының "Ак мәчете"ндә татар телен өйрәнү буенча беренче дәресләр үтте, дип яза җирле басма.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тәкъдиме белән мондый курслар республикабызның 10 мәчетендә башланып китте. Чаллыда татар телен якыннан өйрәнергә 26 кеше килде, алар арасында башка милләт вәкилләренең булуы үзе зур куаныч. "Ак мәчете" дәресләр атнага ике тапкыр эштән соң, 19.00 сәгатьтән алып 21.00 сәгатькә кадәр узачак.

Бирегә килүчеләр өчен ике юнәлештә сабаклар алып барыла: "Татар теле" һәм " Татарлар тарихы һәм ислам дине нигезләре". Дәресләрне Яр Чаллы педагогия университетыннан филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияте кафедрасы доценты Ринал Хаҗиев үткәрә.

Тәүге дәрес башланыр алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәехвәли үз фатыйхасын бирде. Ул татар телен өйрәнү курсларына йөрүчеләр киләчәктә тагы да артыр, дигән өметен белдерде

татар-информ

Фото: shahrichalli.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк