Логотип
Хәбәрләр

Әче, әче, диләр...

Рус эстрадасындагы бик күпләрнең кумиры - Кирилл Сафонов һәм Саша Савельеваларның, беләсегез килсә, зур бәйрәм датасы. Әлеге чибәр пар шушы көннәрдә гаиләләренең 10 еллыгын билгеләп үтә. Кирилл сөйгән...

Рус эстрадасындагы бик күпләрнең кумиры - Кирилл Сафонов һәм Саша Савельеваларның, беләсегез килсә, зур бәйрәм датасы. Әлеге чибәр пар шушы көннәрдә гаиләләренең 10 еллыгын билгеләп үтә. Кирилл сөйгәненә: " Минем менә шушы хатын-кыз белән биюемә 10 ел тула. Рәхмәт, мәхәббәтем! Рәхмәт!"- дип сөю хисләрен дә яңартып куйган. Бездә ихластан кушылабыз инде! Тагын дистә-дистә еллар матур гаилә булып яшәргә язсын. Чөнки Иҗат кешеләре өчен ун ел түгел, бер елы да дәү дата инде ул, кем әйтмешли... Өстәвенә, чыш-пышка, ышансаң, Саша бәби дә көтә икән әле! 2010 елның 17 апрелендә рәсми төстә никахларын теркәгән пар өчен анысы да бик кирәкле нигез. Исегезгә төшереп китик, Кирилл инде әти булу бәхетен бер татып караган кеше - беренче никахыннан аның 23 яшьлек Анастасия исемле кызы бар.

Фото - cosmo.ru


Гөлнара Җәлилова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк