«Челтрәвикләр» җавап тапты: Азаттан көнләшәләр!

Челтәрле бизнес белән мавыгучылар тирәсендә бәхәсләр куера бара. Күптән түгел тв журналисты, блогер Альберт Шакиров аларны гаепләп, халык арасында файдасы дәлилләнмәгән витамин, үләннән эшләнгән препаратлар таратуда гаепләде. «Коронавирус, онкология белән авыручыларга ярдәм итә» дигән сүзләре белән алар кешеләрне адаштыра, ялгыш юлга илтә ди Альберт. «Интертат» хәбәрчесе Ләйсән Рәхмәтуллина бу нисбәттән «сетевикларның» үзләренә мөрәҗәгать итеп, аларның фикерен сорады. Алсу Фазлыева шәхси мөнәсәбәтләргә күчүдән гайре аклану чарасы тапмады булса кирәк: «Ни өчен безне тәнкыйтьли ул? Әлеге журналист һәм Азат — күрше авыл егетләре, алар бер мәктәптә укыганнар. Монда компаниянең бер катнашы да юк, дөресен генә әйткәндә. Бу — көнләшү, кешене күралмау. Ул пост, сторис саен безнең фото-видеоларны ала, чөнки көнләшә. Аның сәбәбе шунда гына. Нишләп башка компанияләр турында сөйләми соң?» - дип белдерде. Иҗат – иҗат инде ул, Алсу. Синең шәхси мөнәсәбәтләргә күчүең үзе үк «непрофессионализм» була түгелме?
Фото: Альберт Шакировның шәхси инстаграм сәхифәсеннән алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте